Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск әниләре балалары белән хоккей уйнады (+фотолар)

“Нефтяник” спорт мәктәбе хоккейчылары, хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, үзләренең иң тугры җанатарлары- әниләре белән иптәшләрчә очрашу үткәрделәр.

“Әниләр безнең иң беренче ярдәмче, киңәшче һәм дусларыбыз. Алар үзебездә үткән ярышларда гына түгел, чит шәһәрләр һәм районнарда узган бәйгеләрдә дә янәшәдә булырга тырышалар.

Ярышлар вакытында көч биреп-куәтләп торсалар, бәйгедән соң тагын аларның ярдәменнән башка булмый. Безнең хоккей буенча спорт мәктәбенә  балалар 4-5 яшьтән алына башлый. Билгеле, хоккей – даны киң таралган спорт төре. Телевизорлардан мавыктыргыч, кызыклы хоккей матчларын, исемнәре дөньяга таралган хоккейчылар белән хозурланган малайлар күпләп килә безнең мәктәпкә. Дөресрәге, аларны әти-әниләре алып килә. Әлбәттә, баланың теләген исәпкә алмый гына килмиләрдер,”- ди тренер Руслан Галләмов.

Әмма остазның сүзләре буенча, хоккей түгәрәгенә килгән барлык бала да хоккейчы булып китә алмый. Кайберләренә үҗәтлелек җитешеп бетми, бер көн дә калдырмый тренеровкаларга йөрү авыр була. 

“Әниләр белән очрашу үткәрү  - яшь хоккейчыларның үз теләкләре белән булды. Бу төркемгә йөрүчеләр 2017 елдан бирле шөгыльләнә. Иң кечкенәдән балаларының хоккейга өйрәнүе күз алларында булган әти-әниләр, билгеле, үзләре дә бераз хоккейчы инде алар.

13 хоккейчыдан торган  әниләр командасына ярдәмгә 4 әти дә бар иде. Күпчелек уенчылар –әниләр булгач – “Әниләр командасы” булды. Без алга таба да истәлекле көннәр, бәйрәмнәргә багышлап иптәшләрчә очрашулар үткәрергә планлаштырабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев