Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның бадминтон үзәгендә Кыш бабай ярышлары булды

Лениногорскида бадминтон үзәге моннан берничә ел элек ачылды. Әле үзәк ачылганчы ук бу мавыктыргыч спорт уены белән балалар да , өлкәннәр дә яратып шөгыльләнә иделәр. Ә хәзер махсус урын да булгач, биредә уйнап кына калмыйлар, төрледән –төрле ярышлар да үткәреп торалар.

“Лениногорскида бадминтон 2017 елдан башлап, спортның бу төрен үстерүгә ярдәм итү фонды ачылганнан бирле актив үсеш алды.

Шушы елда Лениногорскида бадминтон барлыкка килде дип санарга мөмкин. Башта бездә спорт залы юк иде, кайда  мөмкинлек бар-шунда  шөгыльләндек,- дип сөйли Лениногорскиның бадминтон федерациясе рәисе Олег Гәрәев,- балалар бадминтонын үстерү,шул ук, 2017 елда старт алган республика программасы кысаларында эшли һәм ул 2022 елга кадәр гамәлдә булачак.”

Шушы араларда гына яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең спорт залындагы бадминтон үзәгендә Кыш Бабай призына традицион балалар-яшүсмерләр арасында ярышлар узды. Ярышларга балалар азарт һәм зур тырышлык  белән кушылдылар. Алар арасында кече төркемдә көндәшен отып, икенче әйләнешкә чыккан Катя Дьячкова да бар иде. Аның әнисе Ольга Дьячкова аңлатканча,  Катя бадминтонга кызыксынудан гына килергә теләгән,  беренче тапкыр килүгә шундый искиткеч залны, игътибарлы тренерларны  күрүгә бер генә дәресне дә калдырмый  йөри башлаган.

«Минем  белән уйнаган көндәшем  дә бик көчле бадминтончы, әмма бүген аны мин җиңә алдым. Ярышлар бик кызыклы булды, безне бәйге башланыр алдыннан Кыш Бабай һәм Кар кызы сәламләде,”- дип сөйли Катя үзе.

Катя Дьячкова спортның бу төрендә беренче адымнарын ясаса,  5 нче мәктәп укучысы Дарья Решетова һәм  10 нчы мәктәптән Камилла Минәхмәтова бадминтон үзәгендә инде дүртенче ел шөгыльләнәләр, һәм аларның зона һәм республика ярышларында катнашу һәм җиңү тәҗрибәләре дә бар.

Ярышларны карап, көч биреп торырга килгән әти-әниләр дә үз балаларының мавыгуына бик теләп ярдәм итә, алар һичшиксез спорт белән шөгыльләнергә тиеш, дип саный.

«Бүген безнең балалар күп вакытларын дәреслек, компьютер артында үткәрә. Ә без бадминтон белән шөгыльләнгәндә балаларның  күрү сәләте яхшыра төшә,  алар электрон гаджетлардан аерылып тора, тәртиплерәк, игътибарлырак була дип уйлыйбыз,”- дип алар фикерләре белән уртаклаштылар.

Ярышларда  һәркем  үз  осталыгын күрсәтергә тырышты,  көченнән килгән барын да эшләде.

Ә барлыгы бәйгедә 70 кә якын  спортчы катнашты. Ярышлар берничә яшь төркемендә барды, кызлар  арасында да, малайлар арасында аерым  ике төркем  уйнады: 2011 елда туган һәм кечерәк балалар, 2006 елгы һәм һәм кечерәк  яшьтәгеләр төркемнәре.

Җиңүчеләр, шулай ук икенче һәм өченче урыннарны алучылар мактау грамоталары, тылсымлы Кыш Бабай призлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев