Лениногорскиның яшь хоккейчыларыннан торган “Нефтяник” командасы Татарстан Беренчелегендә көмеш приз ияләре булды.
2005 елгы яшүсмерләр командасы уеннары Алабугада узды. Анда финал булды. Җиңү өчен ике көн дәвамында 4 команда ярышты. “Нефтяник” командасы икенче урын алды. Тренер – Руслан Гирфанов. Иң яхшы капкачы булып Булат Минхәйров танылды.
Призлы урын алучы командалар кубок, медальләр белән бүләкләнде. Яхшы уенчылар Татарстан хоккей Федерациясе призларына ия булды.
Нет комментариев