Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның шахмат осталары "Шахмат таҗы" турнирында сынатмады

Лениногорскида 2нче спорт мәктәбендә республиканың көньяк-көнчыгышы шахмат осталарын берләштергән “Шахмат таҗы” бәйгесенең 4 нче турниры булды.

Лениногорск шахматчылары анда   уңышлы чыгыш ясадылар.

26 нчы сентябрьдә узган абсолют зачет уеннарында Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Кичү, Зәйдән  килгән 37 уенчы  катнашты.  Әлеге шахмат осталары арасында беренчелекне  15 яшьлек  Матвей Николаев  яулады. Владимир Шуваткин ир-егетләр арасында  икенче урынны алды. Алар икесе дә  лениногорскилылыар. Өченче урынга  Бөгелмә шахматчысы чыкты.

"Мин 7 яшьтән шахмат уйныйм,  бу спорт төренә бертуган апам артыннан килдем.. Хәзер мин шәһәрнең күп тапкырлар чемпионы, тиз шахмат уйнау буенча Татарстан Республикасы чемпионы, күп  тапкыр  Идел буе федераль округының призеры булдым, Moscow Open Халыкара турнирында призлы урынга чыктым .Россия һәм  халыкара команда чемпионатларында  да катнашканым бар.  Алган  призларым - хезмәтемнең нәтиҗәсе дип уйлыйм”, -ди  Матвей Николаев уңышлары белән уртаклашып.

Хатын-кызлар арасында Наталья Филимоновага, ә үсмер кызлар арасында Маргарита Соловьевага тиңнәр табылмады.  Кызлар арасында, шулай ук, Ләйсән Галимова, Виктория Ермолаева, Әминә Гыйләҗева иң оста уенчылар арасында. Үсмер малайлар арасында Захар Плюта  икенче булды. Артем Брендюрев, Ильяс Мингалиев һәм Нияз Нуретдинов та осталыклары буенча башкалардан аерылып тордылар.  Ә шахмат ветераннары арасында Зәй шәһәреннән килгән уенчылар үзләрен иң яхшылар итеп күрсәттеләр.

Радий Газизов, баш судья

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев