Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның тугыз акробаты иң югары баскычта

Лениногорск акробатлары Татарстан Чемпионаты һәм Беренчелегендә катнашты. Бу югары дәрәҗәле ярышларда Татарстаннан 150 дән артык спортчы катнашты.

Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә һәм башка шәһәрләрдән килгән спорт мәктәпләре үзләрендә тәрбияләнгән иң яхшы акробатларны тәкъдим итте. Лениногорскиның данын әлеге бәйгедә  18 спортчы яклады.

Дүрт көн дәвамында  акробатлар көндәлек күнегүләр нәтиҗәсен, ихтыяр көчен һәм җиңүгә  омтылышларының ни дәрәҗәдә булуын күрсәттеләр. Ярышларда спорт акробатикасының барлык төрләре һәм разрядлары буенча республиканың иң яхшы составлары, шулай ук Россиянең Идел буе федераль округына баручы җыелма команда әгъзалары ачыкланды.

 Акробатларның чыгышы темп һәм техника, синхронлык һәм хәрәкәтләрне координацияләү осталыгыннан чыгып бәяләнде.

Спортның бу төре ныклы  сәламәтлек, табигый җиңеллелек, сыгылмалылык һәм тренировкаларның  даими, ныклы булуын күздә тота. Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбе тренерлары Әсхәт Хәйруллин, Марина Мөхәммәтова, Зилә Пиянзина һәм Руслан Хөснетдиновның шәкертләре нәкъ менә шушы сыйфатларны, шулай ук идеаль физик формада булуларын  күрсәттеләр.

Спорт мастеры программасы буенча чыгыш ясаган   Динара Низамиева, Амалия Низамова Элина Сәлахова өчлеге, Ариана Галләмова , Элина Саримова, Дарья Неустроевадан торган төркем,  Карина Латыйпова, Злата Ильина, Валерия Кудряшова кергән өч кешелек команда  ярышларның җиңүчесе булды һәм республика җыелма командасына керде.

Спорт мастерлыгына кандидатлар программасы буенча  чыгыш ясаган Ралина Сафина  һәм Данила Рыбкин,  Алина  Ваулина һәм Ксения Петрова парлары Татарстан республикасы беренчелегенең көмеш призерлары булдылар. Алар – тренерлар Альбина Латыйпова һәм Анатолий Савельев шәкертләре.

Алда  җиңүчеләрне Киров шәһәрендә узачак Россия федераль округы беренчелегенә җаваплы ярышлар көтә. Спортчыларга яхшы нәтиҗәләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев