Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның «Алга» хоккей командасы – җиңүче

Эшче хоккей лигасының «Татнефть» җәмгыяте профсоюз комитеты кубогына хоккей ярышлары башланды. Узган якшәмбедә шәһәребезнең Боз сараенда «Лениногорскнефть» идарәсенең «Алга» командасы белән Түбән Каманың «Танеко» командасы очрашты. Турнирны «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов ачып, нефтьчеләр арасында хоккейның күптән инде традициягә керүен әйтеп, командаларга уңыш һәм җиңү теләде. Командалар бозга чыгып, бер-берсен...

Эшче хоккей лигасының «Татнефть» җәмгыяте профсоюз комитеты кубогына хоккей ярышлары башланды. Узган якшәмбедә шәһәребезнең Боз сараенда «Лениногорскнефть» идарәсенең «Алга» командасы белән Түбән Каманың «Танеко» командасы очрашты.
Турнирны «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов ачып, нефтьчеләр арасында хоккейның күптән инде традициягә керүен әйтеп, командаларга уңыш һәм җиңү теләде.
Командалар бозга чыгып, бер-берсен сәламләде. Арбитр шайбаны хоккей мәйданы уртасына ташлаганнан соң, уен башланды. Аның беренче минутында ук көндәшләр өстенлекне үз кулларына алып, безнекеләр капкасына беренче алканы кертте. Уен бик кискен барды. Трибуналар бер минутка да тынып тормады, җанатарлар сызгыра-сызгыра уенчыларга көч биреп торды. Ләкин озак та үтмәде түбәнкамалылар капкасына бер алка очып та керде һәм исәп 1:1 булды. Уңышлы чыгыш ясап, беренче периодта «Лениногорскнефть» идарәсе хоккейчылары Түбән Кама уенчыларын 2:1 исәбенә җиңде.
Икенче период та безнекеләр өчен уңышлы башланып китте. Көндәшләр капкасына алкалар бер-бер артлы очып керде генә. Нәтиҗәдә, уенның икенче периоды 5:4 исәбе белән безнекеләр файдасына тәмамланды.
Уенның өченче периоды хәлиткеч иде. Хоккейчылар арасында, чын мәгънәсендә, кискен көрәш барды. Ике команданың да яклаучылары һәм һөҗүмчеләре әйбәт уйнады. Капкачылар да йөзгә кызыллык китермәде, алар көндәшләре өчен капканы "ябык" тотты. Нәтиҗәдә, «Алга» командасы көндәшләрен 8:4 исәбе белән җиңеп, үзләренең көчле булуларын тагын бер тапкыр раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт