Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның 2 нче мәктәбендә укучылар ГТО нормативлары тапшырды (+ фотолар)

Лениногорскиның 2 нче мәктәбендә җәйге ялларда эшләп килүче «Ромашка» мәктәп яны лагерына йөрүче балалар ГТО нормативлары тапшырды.

Чараның төп максаты — сәламәтлекне ныгыту, сәламәт тормыш рәвеше пропагандасы, балаларны физик культурага һәм спортка җәлеп итү.

Балалар урыннан озынлыкка сикерде, аркага яткан килеш гәүдәне күтәрде, туп ыргытты, турникта тартылды һәм башка күнегүләрдә үзләренең спорт мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

Судьялар балаларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде һәм нормативларның дөрес үтәлешен күзәтеп торды. 

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура спорт комплексының муниципаль акциясендә барлык укучылар да бик теләп катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 

Гүзәл Миргалиева мәгүлүматы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев