Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбе грек -рим көрәшчеләре өч көмеш медаль алып кайтты
Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбе грек -рим көрәшчеләре Марий Эл республикасының Волжск шәһәрендә үткән ярышлардан өч көмеш медаль яулап кайттылар.
Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан, Марий Эл, Удмуртия, Самара һәм Ульяновск, Киров өлкәләреннән килгән 150 дән артык спортчы катнашты. Шәһәребезнең 3 нче спорт мәктәбе грек-рим көрәше бүлеге спортчылары бәйгедә югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
Аеруча финал ярышларында көндәшлек көчле булды. Әмма яшь якташларыбыз чын егетләрчә ихтыяр көче, спорт үҗәтлеге күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә өч көмеш медаль Лениногорскига кайтты.
Медальләрне 48 килограммга кадәр авырлык категориясендә көрәшкән Даниил Неустроев, 62 килограммга кадәрле спортчылар арасында сынашкан Артём Власов һәм 71 килограммга кадәр авырлык категориясендә Радмир Ялалов яулап алды.
фото: 3нче спорт мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев