Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның акробат кызлар өчлеге – Россия Чемпионатының бронза призеры

Лениногорск спорт акробатлары Россия Чемпионатыннан бронза медальләр белән кайттылар.

Бу дәрәҗәле ярышларда чыгыш ясаган Россиянең унөч командасы арасында, безнең кызлар Татарстан данын яклап көрәште.

Спорт акробатикасы буенча Динара Низамиева, Амалия Низамова һәм Элина Сәлаховадан торган кызлар өчлеге, республика, илкүләм бәйгеләрдә, моңа кадәр дә зур уңышларга ирешеп, танылып өлгергәннәр иде инде.

Воронежда узган Россия Чемпионатында яулаган бронза – аларның осталыгына тагын бер дәлил. Ярышлар алты көн буена дәвам итте. Акробатлар команда ярышларында  һәм аерым күнегүләрдә көч сынаштылар.  

Бәйгенең һәр көнендә медальләр уйнатылды. Ярышлар тәмамлангач, берничә  төр ярышны берләштергән дисциплина буенча чемпионнар һәм призерлар билгеләнде. Нәтиҗә  безнең спортчыларны да, аларның тренерлары Әсхәт Хәйруллин һәм Марина Мөхәммәтованы да  сөендерде.

Лениногорск акробат  кызлары баланс күнегүләре ярышында –өченче, ә берничә төр ярышны берләштергән дисциплинада-бронза призер булдылар.

Исламия Галимова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев