Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның боксчы кызлары алтын һәм бронза медале белән кайтты

Саранск шәһәрендә кызлар арасында бокс буенча чемпионат һәм беренчелек үтте.

 Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбе кызлары Татарстан Республикасы җыелма командасы составында бик лаеклы чыгыш ясадылар. 

 Дарья Антипова 1 нче урынны яулап алтын медальгә ия булса, Дарья Рассадкина 3 нче урын алып бронза медален алды. 

Анна Тимошина һәм Надежда Терентьева да матур көрәш күрсәтте, тик көндәш көчлерәк булып чыкты. Ләкин бу җиңелү төшенкелеккә бирелергә сәбәп түгел, көчлерәк булырга һәм хаталар өстендә эшләргә сәбәп кенә.

Дарья Рассадкина ярымфиналда җиңелде, киләчәктә җиңәргә тырышачак әле ул.

Дарья Антипова 3 көрәш һәм 3 вакытыннан алда көрәш уздыра, апрельдә узачак Россия Беренчелегенә юллама алды.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев