Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның егет-кызлары йөзүдә иң яхшылар рәтенә керделәр

Казанда йөзү буенча Татарстан Республикасының «Күңелле Дельфин» беренчелеге узды.

Беренчелек Россия беренчелегенә сайлап алу булды. Анда республикабызның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 200гә якын егет һәм 150гә якын кыз катнашты.

Лениногорскиның «Юбилейный" йөзү бассейны тәрбияләнүчеләре Анастасия Кожевникова, Иван Терентьев, Елизавета Шуманева үз яшь төркемендә иң яхшылар рәтенә керделәр.

Шулай ук, Ника Котикова, Аделина Шигапова, София Шәйхетдинова, Максим Ребров, Илнар Галиев, Роберт Шәмсуллин, Раил Сафин яхшы нәтиҗәләр күрсәтте .

Яшь йөзүчеләр арасында Лениногорскида турнирлар 8 апрельдә һәм 22 апрельдә «Юбилейный» йөзү бассейнында ачык беренчелек узачак.

Анда башка шәһәрләрдән күп көчле йөзүчеләр чыгыш ясаячак.

Константин Капитонов, өлкән тренер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев