Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның «Форпост» яшьләре хәрби-гамәли республика Спартакиадасында катнашты (+фотолар)

Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасындагы бу бәйге Азнакайда узды.

Бәйгедә көч һәм осталык сынашкан яшүсмерләр хәрби-гамәли спортның 10 төре буенча ярыштылар.

Боларга пневматик винтовкадан ату, 100 метр һәм 1 километрга йөгерү, турникта тартылу, 24 килограмм авырлыктагы гер күтәрү, автоматны сүтеп-җыю, аның магазинын тутыру, аркан тарту, көч таләп итүче күнегүләр комплексы һәм "КамАЗ"машинасын йөртү кергән иде. Егетләр машинада фигура ясап йөреп күрсәтергә тиеш иде.

Лениногорскиның "Форпост"командасы егетләре барлык төр ярышларда да әзерлекле булуларын исбатладылар. Спартакиаданың нәтиҗәләре дә яхшы булды. Мәсәлән, гомумкоманда зачеты булган аркан тарту ярышларында 2 нче урынны яулап алуга ирештеләр.

Шәхси зачетка 100 метрга йөгерү ярышында команда әгъзасы Тимур Бекчанов 1 урынга чыкты.

Коралны тулы булмаган сүтү-җыю ярышында да лениногорскилылар сынатмады. Беренче урын — Ленар Мостафинда. Ә Тимур Бекчанов өченче булды. Гер күтәрүдә Динар Кагиров иң остасы булды.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорскиның ФОРПОСТ ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев