Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре биш медаль белән кайтты

Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбе грек-рим көрәшчеләре Можга шәһәрендә узган ярышлардан бер алтын, өч көмеш һәм бер бронза яулап кайттылар.

Бәйге грек-рим көрәше буенча спорт мастеры Эдуард Мурашов истәлегенә үткәрелде, турнирда 2009-2010 һәм 2011-2012 елгы яшүсмерләр бил алышты. Танылган көрәшче истәлегенә уздырылган ярышларга Татарстан, Удмуртия, Марий-Эл Республикасы, Пермь крае һәм Киров өлкәсенең 17 шәһәреннән 204  яшь көрәш остасы килгән иде. Ул чын спорт бәйрәменә әверелде һәм төрле авырлык категорияләрендә иң көчле көрәшчеләрне ачыклады. Иң осталар арасында Лениногорскиның да грек-рим көрәшчеләре үз урынын алды.

 45 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә беренче урынны шәһәребезнең яшь спортчысы Павел Антонов яулады, ул бик яхшы әзерлек күрсәтте һәм келәмгә ныклы ышаныч белән чыгыш ясады.

Моннан тыш, турнирның икенче призерлары да безнең көрәшчеләр: Илмир Мәрданшин, Ринат Хәбибуллин һәм Артём Малышев ярышларның көмеш медален ышанычлы рәвештә  яулап алдылар. Алар да үз үлчәү категорияләрендә күренекле нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Өченче урынны яулаган Камил Вәлиәхмәтов та ныклы ихтыяр көче һәм спорт үҗәтлеге күрсәтте. Турнирның барлык җиңүчеләре һәм призерлары, тәҗрибәле остазлар Руслан Лущиков һәм Владимир Майоров җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Яшь грек-рим көрәшчеләренең  уңышы аларны әзерләүгә тренерларның күп көч куюын раслый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев