Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре ярышлардан көмеш һәм бронза медальләр яулап кайтты

СССР спорт мастеры И. Х. Минһаҗев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча мондый турнир традиция буларак ел саен үткәрелә.

Көч сынашулар Зәй шәһәрендә узды.  

Ярышларда Түбән Кама, Урыссу, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Чаллы, Зәйнең үз көрәшчеләре белән берлектә, безнең көрәшчеләр дә бил алышты.

Лениногорск данын  көрәш бәйгесендә 3 нче спорт мәктәбенең грек көрәше бүлегендә  тәрбияләнүчеләр яклады.

Республиканың  иң оста 120 көрәшчесе арасында, якташларыбыз  лаеклы чыгыш ясадылар. Яшь көрәшче Илшат Һидиятулин бәйгенең гомуми нәтиҗәләре буенча көмеш медальгә ия булды. Ул шәһәрнең 4 нче мәктәбендә белем ала.

Ә бронза медальләрнең саны – бишәү. Инде моңа кадәр дә күп ярышларда катнашып, һәркайсыннан медальләр яулап кайткан Камил Вәлиәхмәтов, бу юлы да призлы урын алуга иреште.

Камил 11 нче гимназиядә укый. 8 нче мәктәп укучылары Стас Никифоров һәм Илмир Мәрданшин да бронзага лаек булдылар.

Тагын ике якташыбыз Эмил Солтанов һәм  Радмир Мортазин да мактау  пьедесталының өченче баскычына  күтәрелде. Эмил – 10 нчы, ә Радмир 5 нче мәктәптә укыйлар.

Фото: 3 нче спорт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X