Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре ярышлардан медальләр белән кайтты

Лениногорскилылар медальләрнең өч төрле дәрәҗәдәгесен дә яулап алуга иреште.

Бу юлы безнең грек-рим көрәшчеләренә Мари Эл республикасы ачык турниры уңышлар китерде. Турнир  узган атнада Волжск шәһәрендә үтте. Ул СССРның спорт мастеры Борис Чубынин истләлегенә оештырылган иде. Әлеге бил алышуларда илнең төрле регионнарыннан җыелган 120 көрәшче катнашты.

Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбендә көрәш осталыгына өйрәнүче үсмерләр почет пьедесталының өч баскычына да күтәрелә алды: көрәшчеләр Станислав Никифоров –беренче, Артем Власов – икенче, Макар Зубаровский  өченче урыннарны яулады.

Грек-рим көрәшчеләренең җиңүләре әле моның белән генә төгәлләнмәде. Ачык турнир тәмамланып өлгергәнче үк, көрәшчеләрнең икенче төркеме-Түбән Камада узачак көч сынашуларга ашыкты.

“Динамо” спорт мәктәбенең ачык турниры 24 нче декабрьдә булды. Шәһәребезнең 3 нче спорт мәктәбе грек-рим көрәшчеләре бу бәйгедә дә ике алтын медаль алуга иреште. Аларга үз авырлык категорияләрендә Павел Антонов һәм Камил Вәлиәхмәтов ия булды.

Көмеш медальләрне Илья Пикалев һәм Радмир Ялалов яулады. Пьедесталның өченче баскычына Данила Петряков, Матвей Бажитов һәм Александр Пикалев күтәрелде.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев