Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре медальләр яулап кайтты
Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбе грек-рим көрәшчеләре Марий Эл республикасының Волжск шәһәрендә узган ярышлардан медальләр алып кайтты.
Турнир республикада танылган шәхес, спортчы Л. Лабоницкий истәлегенә үткәрелде. Әлеге ярышлар традицион төстә инде 26 нчы кабат уздырылды.
Лениногорск грек-рим көрәшчеләре турнирда бик уңышлы чыгыш ясадылар, 140 спортчы арасында 6 Лениногорск көрәшчесе иң осталар унлыгында үз урыннарын алды. Көмеш һәм бронза медаль алучылар белән янәшәдә бишенче урыннарга ия булган ике якташыбыз да бар.
Регионара турнирның көмеш медальләренә 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә көрәшкән Артем Власов, 68 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында көч сынашкан Радмир Ялалов, 75 килограммга кадәр авырлыктагы спортчылар төркемендә бил алышкан Кирилл Иванов лаек булды.
Бронза медальне 68 килограммга кадәр авырлык котегориясендә көрәшкән Камил Вәлиәхмәтов яулап алды. Тагын ике якташыбыз — Ринат Хәбибуллин һәм Раил Ганиев, икесе дә бишенче нәтиҗәне күрсәттеләр.
Регионара турнирдан уңышлар белән кайткан яшь көрәшчеләр тәҗрибәле остазлары — Владимир Майоров һәм Руслан Лущиков җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев