Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорскиның грек-рим көрәше спортчылары Яшел Үзәннән җиңү һәм призлы урыннар алып кайтты

5-6 март көннәрендә Зеленодольскида (Яшел Үзәндә) 24 яшькә кадәргеләр арасында Татарстан Беренчелеге үтте.

Ярышта Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбеннән үз үлчәү категориясендә Илназ Салахов 3нче урынны алды. Ул политехник колледжда укый.

Зеленодольск көрәш мәктәбе чыгарылышлары истәлегенә узган турнирда да шәһәребезнең 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләренә уңыш елмайды.

Җиңүчеләр: Лобанов Сергей (6нчы мәктәп), Ибраһимов Дамир (гимназия №11).

Үз үлчәү категориясендә 3нче урынны Солтанов Эмиль (10нчы мәктәп), Хабибуллин Реналь (11нче гимназия) алды.

Бишенче урында -  Саинов Әмир (5нче мәктәп).

 

фото: 3нче спорт мәктәбеннән

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев