Лениногорскиның яшь грек-рим көрәшчеләре республика беренчелегендә дүрт медаль алды
Лениногорскиның яшь грек-рим көрәшчеләре янә уңышлары белән сөендерделәр. Бу юлы алар Түбән Камада узган ярышлардан җиңү һәм призлы урыннар алып кайттылар.
Бөек Ватан сугышы батыры, Советлар Союзы Герое Дмитрий Карпович Привалов истәлегенә үткәрелгән Татарстан беренчелегенә республиканың 200гә якын грек-рим көрәшчесе үз районының данын якларга килгән иде. Спортчылар унбер районнан җыелды һәм сокландыргыч көрәш нәтиҗәләре күрсәтте. Ярышларда 2012-2014 нче елда туган үсмерләр бил алышты.
Шәһәребезнең 3 нче спорт мәктәбе грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүчеләр республика беренчелегендә 4 медаль яуладылар.
Бронза медальне 57 килограммга кадәр үлчәмдәге көрәшчеләр арасында көч сынашкан Ярослав Хәкимов алды. Ул шәһәрнең 5 нче мәктәбендә укый.
Көмеш медальләр икәү, аларга Эмиль Солтанов һәм Сергей Лобанов ия булды. Эмиль иң кечкенә көрәшчеләр арасында чыгыш ясады, ул 26 килограммга кадәр авырлыктагы спортчылар арасында ярышты. Яшь грек-рим көрәшчесе Лениногорскиның 10 нчы мәктәбендә укый. Ә Сергей 48 килограммга кадәле авырлык үлчәмендәге көрәшчеләр арасында икенче нәтиҗәне күрсәтте. Ул – 6 нчы мәктәп укучысы.
Татарстан беренчелеге ярышларының җиңүчесе исемен Радмир Мортазин яулап алды. Радмир Лениногорскиның 5 нче мәктәбендә укый, ярышларда ул 35 килограммга кадәр булган авырлык категориясендәгеләр арасында көрәште.
Лениногорск грек-рим көрәшчеләренең уңышлы нәтиҗәләре әле моның белән генә төгәлләнми, 41 килограммга кадәрле спортчылар арасында батырларча бил алышкан Әмир Мәхмүтов 5 нче урынны алды. Әмир – 5 нче мәктәп укучысы. Республика беренчелеге сыман дәрәҗәле, күп сандагы спортчыны берләштергән бәйге өчен бу – бик яхшы нәтиҗә.
фотолар: 3нче спорт мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев