Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның йөзүче егет-кызлары сигез медальгә ия булды (+фотолар)

Лениногорск «Юбилейный» бассейнында тәрбияләнүче яшь йөзү осталары Әлмәттә ярышларда катнаштылар.

Бу бәйгедән алар бер — алтын, бер — көмеш һәм биш бронза яулап кайттылар.

Әлмәт шәһәренең «Дельфин» йөзү бассейнында узган бәйгедә Татарстан һәм Башкортстан командалары катнашты. Ярышлар «Крольче көне» дип игълан ителгән иде. Безнең шәһәрне «Юбилейный» йөзү бассейнында тәрбияләнүче 18 спортчыдан торган төркем тәкъдим итте.

Лениногорск йөзүчеләре бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. 2012 елгы спортчылар арасында, ирекле стиль белән 50 метр дистанциядә якташыбыз София Шәйхетдинова җиңде. Бронза медальләр дә өчәү. Аларның берсен 2013 нче елгы йөзүчеләр арасында ярышкан Артур Шәйхетдинов алуга иреште. 

2012 елда туган спортчылар арасында өченче призга ике лениногорскилы ия булды. Ирекле стильдә 50 метр га ярышларда — Сабир Җәлалов, шул ук стиль белән 400 метрлы дистанциядә — Камил Галимов бронзаның хуҗалары булдылар. Бу спортчылар тренерлары Екатерина Рәхимова кул астында шөгыльләнә.

«Юбилейный» бассейнының өлкән тренеры Константин Капитоновның шәкерте арасында Суфия Насыйбуллина көмеш медаль яулады. Ул 2011 нче елда туган кызлар арасында ирекле стиль белән 50 метр дистанциядә көч сынашты. 800 метрлы дистанциягә ярышларда 2010 нчы елда туган кызлар арасында Анастасия Артемьева көмеш призга ия булды. Ә ир балалар арасында шул ук дистанциядә 2009 нчы елгы спортчылар арасында Раил Сафин икенче урынга лаек булды.

Фото: Владимир Шуваткин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев