Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорскиның «KATANA» клубы көрәшчесе республика ярышларының көмеш призын яулады

Татарстан күләмендә узган көрәш бәйгесе Яр Чаллы шәһәрендә үтте.

Ярышларга үзебезнең республикадан һәм  күрше республикалардан да спортчылар җыелган иде. ММА катнаш көрәш сәнгате турниры Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткәрелде. 

Шәһәребезнең  "KATANA" клубы көрәшчеләре илкүләм, регионара, республика бәйгеләрендә катнашып, җиңү һәм призлы урыннар яулап кайталар. Әлбәттә, бу ярышлардан да читтә калмадылар, көрәш клубының бер төркем спортчысы республика бәйгесендә шәһәребез данын яклап,  лаеклы чыгыш ясады. 

Ун-унике яшьлек көрәшчеләр арасында көч сынашкан Дамир Гиниятуллин республика ярышларының көмеш медаленә ия булды. Республика бәйгесендә икенче урынга лаек булган көрәшченең тренеры –  Фуркат Джумабаев.

 

фото: Катана клубыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев