Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның КАТАNА көрәш клубы спортчылары медальләр белән кайтты

Лениногорскиның КАТАNА көрәш клубы спортчылары Ачык турнирдан 7 медаль яулап кайтты.

Катнаш көрәш буенча ир балалар һәм яшүсмерләр арасында бәйге Бөек Җиңү көненә багышлап үткәрелде. Ул бәйрәм алды көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә узды. Ярышларда республиканың төрле шәһәрләреннән җыелган көрәшчеләр катнашты. 

КАТАNА клубы көрәшчеләре бәйгенең 4 алтын медаленә ия булды. Аларны Айрат Вәлиуллин, Тимур Вәлиуллин, Роман Мөхетдинов һәм Даниил Яфаров яулап ады. 

Лениногорск көрәшчеләре, шулай ук, көмеш медальләргә дә хуҗа булды. Көмешләрнең икесен Руслан Нуретдинов һәм Чынгыз Галиев алуга иреште. Безнең спортчылар почет пьедесталының өченче баскычына да күтәрелде. КАТАNА клубының тагын бер спортчысы Дмитрий Рогаткин призлы урынны алды. Ул ярышларның бронза медален яулады.

Катнаш көрәш осталыгына аларны тренерлары Фуркат Джумабаев һәм Семен Ефремов өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев