Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның Киокусинкай каратэ көрәшчеләре медальләр алып кайтты

Киокусинкай каратэ буенча “Җиңү Кубогы” республика ярышлары Базарлы Матакта узды.

Ярышларда Казан, Түбән Кама, Чистай, Волжск, Зәй, Әлки һәм Лениногорск шәһәрләреннән яшь спортчылар катнашты.

Лениногорскины бу ярышларда KATANA клубы спортчылары тәкъдим итеп кенә калмады, шәһәребез данын тагын дүрт алтын, ике көмеш һәм тагын дүрт бронза медальләр белән ныгытты.

Киокусинкай каратэ көрәше ярышларында, һәртөрле спорт бәйгеләрендәге сыман, ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш, батырлык рухы белән беррәттән, көндәшеңә карата хөрмәт аеруча мөһим булып санала. Безнең көрәшчеләр үзләрендә әлеге сыйфатларның бөтенесе булуын тагын бер дәлилләделәр.

Алтын медальләрне Виктор Хрулев, Әскәр Ризатдинов, Юлия Сергеева һәм Александр Сергеев яулады. Икенче урыннарны яулап, көмеш медальләргә Ислам Шәймәрданов һәм Дмитрий Ильин лаек булды. Ә өченче урыннарга Нарек Симонян, Данила Шкарин, Айназ Шакиров, Артур Бердиев ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев