Җәлилдә 2012-2013 елгы егетләр командасы арасында хоккей сезоны ачылуга багышланган турнир узды.
Турнирда Лениногорск шәһәренең «Нефтяник», Җәлилдән «Юность», Зәйдән «Яшьлек», Баулыдан «Девон», Оренбург өлкәсенең Гай шәһәреннән «Горняк» командалары катнашты.
Лениногорскиның «Нефтяник-2012» командасы 2 урынны яулады. Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
Фото һәм мәгълүмат Лениногорск хакимиятенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.
Нет комментариев