Лениногорскиның “Нефтяник” хоккей клубы сезонны тугыз алкадан башлады
Лениногорскиның “Нефтяник” хоккей клубы сезонны аеруча зур уңыш белән башлап җибәрде.
2008-2009 нчы елда туган үсмерләрдән тупланган командалар арасында Татарстан Республикасы Беренчелегендә шәһәребез командасы көндәшләрен тар-мар итте.
Җиңүче команданың тренеры Руслан Галләмов әлеге матчтан соң уенчыларының уңышына ихластан шатлануын яшермичә: “Шәкертләремнең уены бердәм, бик мавыктыргыч булды. Алар бер-берсен ярымборылыштан аңлап, ышанычлы көрәш алып бардылар. Очрашу безнекеләр файдасына 9:3 исәбе белән тәмамланды”,- диде.
Татарстан Беренчелегененә 2025/2026 нчы ел сезоны уеннарының беренчесе “Нефтяник” боз сараенда үтте. Анда Лениногорск командасы Кама Аланыннан килгән “Олимп” белән очрашты һәм җиңү яулады.
фото: хоккей спорт мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев