Лениногорскиның шахмат мәктәбендә хатын-кыз шахматчыларга багышланган турнир узды
Лениногорскиның шахмат мәктәбендә турнир булып узды.
«Честь шахматной короны» исеме белән узган бәйге көньяк-көнчыгыш һәвәскәрләр лигасы этабы уеннарының хатын-кыз шахматчыларга багышланган VIII республика турниры иде.
Татарстан күләмендәге бәйгедә лениногорскилылар гына түгел, тирә-як шәһәр һәм районнар, шулай ук, башка өлкәләрдән дә уенчылар бар иде. Швейцария системасы буенча 11 турда үткәрелгән бу ярышларда Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Казан, Самара, Түбән Кама, Октябрьский һәм Лениногорск шәһәрләреннән 71 шахматчы катнашты.
Шәһәребез шахматчылары турнирда зур уңышларга ирештеләр. Турнир хатын-кыз шахматчыларга багышланса да, шахматчы ир-егетләрне читтә калдырмады, билгеле. Безнең шахматчылар бер-бер артлы җиңү һәм призлы урыннарга лаек булдылар. Ир-атлар арасында гомуми зачетта Николай Мукаев җиңде. Икенче урынны Сергей Михайлов, ә өченче урынны Владимир Шуваткин яулап алды.
Яшүсмер арасында чемпион исеменә Эрик Кәрамов лаек булды. Икенче урынны алып, көмеш медальгә Роман Осипов хуҗа булды. Ә бәйгенең бронзасын Марк Гыйззәтуллин яулап алды. Кечерәк яшьтәге үсмерләр арасында Яромир Зиновьев, Самир Шәмсетдинов, Демид Лебедев үзләренең оста, киләчәктә өметле шахматчы булуларын күрсәттеләр.
Ветеран-шахматчылар бу юлы да, һәрвакыттагы сыман, ярышларның әйдәп баручылары сыйфатында булды. Алар арасында җиңүне Зәкария Таҗетдинов яулап алды. Икенче урында – Юрий Дмитриев, өченче урынны Валерий Зименко алды.
Әлеге зур бәйгенең төп сәбәпчеләре - хатын-кыз шахматчылар ир-егетләрдән һич кенә дә калышмады, алар арасында көчле һәм мавыктыргыч көрәш барды. Аның нәтиҗәсендә иң көчлеләрнең исемнәре билгеле булды, алар арасында безнең Роза Дәүләтшина, Флюра Добровенко һәм Рузалия Җиһангирова бар.
Кызлар арасында Әмирә Саттарова чемпион исеменә лаек булды. Ул гүзәл шахматчы хатын-кызларыбыз арасында иң югары нәтиҗәне күрсәтте. Көмеш медальне шәһәребезгә инде исеме таныш булган шахматчы кызыбыз Маргарита Соловьева алды.
Турнирның бронзасын Мәдинә Сәмигуллина яулады. Кечерәк яшьтәге кыз балалар арасында үзләрен бик оста итеп танытучы шахматчылар Сафина Сәитова, Есения Степанова һәм Аделия Җиһангирова булды.
Фотолар шахмат мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев