Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның хатын-кызлар җыелма командасы волейбол ярышында җиңү яулап кайтты

Азнакайда узган зона ярышларында Лениногорскиның хатын-кызлар җыелма командасы җиңү яулап кайтты.

“Башта командалар зона ярышларында очрашалар. Бу юлы ул  Азнакайның  “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында узды. Биредә беренче лигада уйнаучы ирләр һәм хатын-кызлар командалары көч сынашты.

Лениногорск  шәһәр җыелма командасы “Татарстан -яңа гасыр” ярышларында беренче тапкыр гына катнашмый. Мондый ярышларда  көндәшләр һәрвакыт көчле була. Зур тәҗрибәсе булган, көчле командалар да, яңаралары да бар. Волейбол – киң таралган популяр уен бит.

Ел саен бу бәйгедә  700ләп диярлек волейболчы катнаша. Быелгы зональ уеннарда бәхет безнең якта булды. Без беренче урынны яулап алдык һәм ярышларның кубогына ия булдык”, - ди Лениногорск җыелма командасы әгъзасы Олеся Костенко.

Шәһәребезнең хатын-кызлар волейбол җыелма командасы 8 спортчыдан тора иде. Алар арасынды хезмәт оешмасында эшләүчеләр, студентлар һәм өлкән сыйныфта укучы мәктәп укучысы да бар.

Ул 7 нче мәктәптән Арина Кузина. Ландыш Валькаева, Ирина Уленгова һәм Анастасия Шемырева – педагогия көллиятендә белем алучылар. Җыелма команданың тагын дүрт әгъзасы – Лилия Архипова, Олеся Костенко, Людмила Соколова һәм Светлана Насыйбуллина газ хезмәте идарәсендә эшлиләр.

фото: волейбол командасыннан, УДМС

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев