Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның хоккей командасы «Йолдызлар матчы»нда катнашты

Алабуга шәһәренең Боз сараенда «Йолдызлар матчы» хоккей ярышы үтте.

Татарстан Республикасының Хоккей федерациясе традицион рәвештә, инде бишенче тапкыр, Татарстан Республикасында хоккей буенча спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында ярыш оештыра.

Хоккей матчында «Көнбатыш» һәм «Көнчыгыш» командалары очрашты.

"Көнбатыш" җыелма командасы өчен «Арктика» (Буинск), «Зилант» (Казан), «Питрәч» хоккейчылары катнашса, "Көнчыгыш» өчен Лениногорскиның «Нефтьче», «Яшьлек» (Зәй), «Урман бал кортлары» (Алабуга), «Спутник» (Агерҗе) коллективлары хоккейчылары уйнады. 

Хоккейчылар  өчен төрле уеннар да уйнатылды, шулай ук кыйммәтле бүләкләр дә бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев