Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның яшь трамплинчысы Финляндиядә җиңде

Трамплиннан сикерү буенча үсмерләрнең Россия җыелма командасында Лениногорскиның яшь спортчысы да бар.

Финляндиянең Лахти шәһәрендә трамплиннан сикерү буенча, үсмерләр арасында дөнья  беренчелеге булып узды. Әлеге зур спорт бәйгесендә Лениногорск  трамплинчысы да катнашты. Россия җыелма командасы исәбендә чыгыш  ясаучы Лениногорск спортчысы Данил Садриев бронза медаль алуга иреште (фотода уңнан икенче). Ул К-90 трамплиныннан сикерүләрдә  243, 4 очко туплады. Данил Садриевка 17 яшь. Дөнья беренчелегендә уңышка ирешкән спортчыбызның, алга таба да яңа үрләр яулавын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев