Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск йөзүчеләренең уңышлары һәм планнары зур

Лениногорск йөзүчеләре башкалабыз Казанда узган республика ярышларында булып кайтты. Татарстанның 700 дән артык яшь йөзүчесе катнашкан зур бәйге 1-2 нче октябрь көннәрендә үзды.

Ул  Татарстан республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Лениногорскиның  «Юбилейный» йөзү бассейнында тәрбияләнүчеләр Денис Малов, Константин Кожевников, Александр Романов, Анастасия Кожевникова, Ника Котикова, Эльвира һәм Роберт Харасовлар, Яна Ханнанова һәм Раил Сафин  шәһәребезне лаеклы тәкъдим иттеләр.

Яна Ханнанова 200 метрга  комплекслы йөзүдә җиңүче булды.  Денис Малов, Александр Романов,  Роберт Харасов  исә үз яшь категорияләрендә иң яхшылар бишлегенә керде һәм  беренче өлкәннәр  разряды нормативын үтәде.

Хәзер  якташларыбызның   максаты - Россия спорт мастерлыгына кандидатлык   нормативын уңышлы итеп башкарып чыгу.  Алдагы яңа стартларда аларга  уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев