«Нефтяник» хоккейчылары уналты алка кертте
Шушы көннәрдә шәһәребезнең 2012 нче елгы үсмерләрдән торган “Нефтяник” хоккей командасы тагын бер зур җиңүгә иреште.
Хоккей буенча Республика Беренчелеге уеннары очрашуларының икесендә алар Чирмешән командасын – 5:3, Алабугадан килгән хоккейчыларны 6:1 исәбенә тар-мар иткәннәр иде инде.
Берничә көн элек тагын бер уен Минзәләдән килгән команда белән булды. Безнең команда “Мензелинские кречеты” капкасына 16 алка кертте. Ә үз капкаларын шундый нык сакладылар, көндәшләренә алка кертү мөмкинлеге калдырмадылар.
фото: «Нефтяник» хоккей клубыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев