Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Өлкән яшьтәге лениногорскилылар ГТО нормалары тапшырды

Шәһәр һәм районда ГТО нормаларын тапшыру дәвам итә. Аеруча өлкән яшьтәге лениногорскилылар әлеге спорт чарасын күңелле бер бәйрәм итеп кабул итәләр.

Моннан берничә көн әлек кенә, алар пневматик пистолеттан ату һәм скандинавияләрчә йөрү буенча  үзләрен сынап карадылар. 

Лениногорск шәһәре һәм районы буенча ГТО тестлары үзәге бу чараны шәһәрнең “Яшьлек” спорткомплексында уздырды.

Башта пневматик пистолеттан 15 метр ераклыктагы мишеньгә атуда ярыштылар. Хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым төркемнәрдә ярыштылар.

Нәтиҗәдә, хатын-кызлар арасында  беренче урынга, биш мөмкинлектән ундүрт очко туплап Гөлфирә Рафикова чыкты. Икенче урынны Фәридә Усманова алды, өченче урында – Райфә Галиева. Ә ир-атлар арасында беренче урынны Сергей Якшигулов яулады, икенче урында – Мөсәлим Усманов, өченче урынга Николай Фадеев чыкты.

Бу көнне ГТО нормативын тапшыруда барлыгы 20 лениногорскилы катнашты.

“Бу уңайдан шәһәребезнең пенсионерлар берлеге рәисе  Фәридә ханым Усманованың эшенә югары бәя биреп үтәм,- ди Лениногорск ГТО тестлары үзәге  җитәкчесе Гүзәл Миргалиева,- мондый чараларда ул башлап йөрүче. Үзенең энтузиазмы белән башкаларны кызыксындыра, тарта белә. ГТО нормаларын тапшырырга өлкәннәр спорт сынавы итеп түгел, бәйрәм чарасына килгәндәй, бик матурлап әзерләнеп килгәннәр. Үзләре белән җанатарлары да килгән. Хәтта кайбер карап торырга дип кенә килгәннәр дә, читтә кала алмады, җиң сызганып төз ату бәйгесендә катнашырга керештеләр.”

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев