Лениногорск акробатлары регионара ярышта көмеш һәм бронза медаль алып кайтты
Өч йөздән артык спортчы акробат бу көннәрдә башкалабыз Казанга җыелды. Саратов, Тольятти, Яр Чаллы, Бөгелмә,Казан шәһәрләренең иң оста акробатлары көч сынашу бәйгесеннән Лениногорск спорчылары да читтә калмады.
Узган ял көннәрендә үткән “Ачык Казан” региональ ярышларында да якташларыбыз сынатмады. Бәйгедә, инде алда әйтелгәнчә, осталарның – осталары көч сынашса да, безнең спортчы акробатлар җиңүчеләр арасында урын алдылар.
Спорт мастерына кадидатлык программасы буенча чыгыш ясаган Милана Газизова(7 мәктәп) һәм Амалия Низамова(13 нче мәктәп) пары көмеш медаль алуга иреште. Ә өч кешелек төркемнәр арасында Ариана Галләмава(12 нч мәктәп), Элина Сарыймова(8 нче мәктәп) һәм Дарья Неустроевадан(6 нчы мәктәп) торган команда “Ачык Казан”ның бронза призеры булды.
Акробат кызларның тренерлары Марина Мөхәммәтова, Әсхать Хәйруллин, Зилә Пиянзина, Руслан Хөснетдинов, яшь спортчыларның һөнәри осталыгын үстерү генә түгел, җитди сынаулар вакытында рухи көчне,үз-үзеңә булган ышанычны саклап калу буенча даими эш алып баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев