Республика җыелма командасында – Лениногорск спортчылары
Идел буе федераль округы ярышларында
Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбе җиңел атлетлары төркеме Идел буе федераль округы ярышларында катнашып бронза медаль белән кайттылар.
Спорт мәктәбенең югары категорияле тренеры, атказанган физкультура хезмәткәре Людмила Куцеваяның шәкертләре, бик күп бәйгеләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтеп, Татарстан җыелма командасына кертелде. Федераль округ бәйгесендә алар республика данын яклап көч сынаштылар.
Ярышларда биш яшь категориясендәге төркемнәргә бүленеп, барлыгы 1138 җиңел атлет стартка чыкты. Республика җыелма командасына кергән Лениногорск спортчылары Андрей Михайлов һәм Алиса Ядаринова үз яшьләре төркемнәрендә бишенче урынны алуга ирештеләр.
Андрей Михайлов 300метр арага киртәләр аша сикереп узышуда шәхси рекордын яңартты.
Тагын бер лениногорскилы спортчы Камилә Хисмәтуллина җиңел атлетлардан аеруча күп көч таләп итә торган җиде төр көрәш бәйгесендә бронза яулады.
фото: 1нче спорт мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев