Шөгернең хоккей командасы финалда
СПОРТ

Шөгернең хоккей командасы финалда

4 авыл «Нефтяник» ХК Кубогы өчен көрәшә. «Нефтяник» хоккей клубы Кубогына авыл җирлекләренең хоккей командалары арасында уздырылучы турнир ахырына якынлаша. Ярышларда барлыгы 22 хоккей командасы көрәште, 6 сы ярымфиналга узды. Өченче ел рәттән оештырылучы турнир финалына чыгу өчен Рус Акташы, Сөләй, Колшәрип, Бишмунча, Лениногорск һәм Азнакай районнарыннан килгән һәвәскәр спортчылар...

4 авыл «Нефтяник» ХК Кубогы өчен көрәшә. «Нефтяник» хоккей клубы Кубогына авыл җирлекләренең хоккей командалары арасында уздырылучы турнир ахырына якынлаша.


Ярышларда барлыгы 22 хоккей командасы көрәште, 6 сы ярымфиналга узды.

Өченче ел рәттән оештырылучы турнир финалына чыгу өчен Рус Акташы, Сөләй, Колшәрип, Бишмунча, Лениногорск һәм Азнакай районнарыннан килгән һәвәскәр спортчылар «Метеор» хоккей клубы белән СУ-2 микрорайонындагы мәйданчыкларда очрашты.

Нәтиҗәдә Бишмунча, Рус Акташы, Колшәрип, Шөгер командалары финал ярышларына узды.

Алар 18 мартта җиңү өчен көч сынашачак.

http://almet-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/4-avyl-neftyanik-khk-kubogy-chen-krsh


    Нет комментариев