Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Студент кызлар футбол беренчелегендә ярышты

Стадион буйлап җитез генә туп тәгәрәтеп чабу, көндәшләрдән үз капкаңны саклау һәм алар капкасына гол тибеп кертү өчен күз иярмәс хәрәкәтләр ясап йөгереүне кызлар булдыра алмый дисезме? Ялгышасыз, нефть техникумы кызлары спортның бу төренә дә сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр.

Техникумның спорт залы  шул чаклы җанлылыкны  һәм  дәртле уенны күрмәгән дә булгандыр хәтта.

 Биредә кызлар арасында  кече-футбол буенча техникум беренчелеге булып узды. Кызларның  уен барышында көязләнеп, нәзберекләнеп торырга вакытлары булмады: алар егылдылар да, тордылар да, әмма тезләрен уа-уа  алга таба уйнауларын дәвам иттеләр.  Очрашуда барлык командалар да  бик яхшы әзерлекле булуларын  күрсәттеләр, уен тигез дәрәҗәдә узды диярлек. Әмма кызлар берсеннән-берсе калышмауларын исбатлау өчен киеренке көрәш алып бардылар.  Нәтиҗәдә, кече- футбол беренчелегендә иң югары урынны икенче курс студентларының җыелма командасы яулады. Икенче урында – ГП-19 бүлеге командасы, ә өченче урынны беренче курс кызлары җыелма командасы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев