Теннис буенча республика Беренчелеге Лениногорскида уза
Бу көннәрдә Лениногорскида теннис буенча республика Беренчелеге бара. Ярышларда 15 яшькә кадәр булган балалар һәм үсмерләр катнаша. Әлеге турнир шәһәрдә теннис холл ачылган 2014 нче елдан алып уткәрелә.
Татарстан беренчелеге Бөтенроссия турниры статусын йөртә. Гадәттә ул октябрь ахырында үткәрелә иде, пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында уеннарның вакыты күчерелде. Ярышларга илнең төрле төбәкләреннән җыелалар. Бу юлы да катнашучыларның географиясе киң - Әлмәт, Уфа, Казан, Тольятти, Самара, Ижевск, Санкт-Петербург. Бәйгедә көч сынашырга барлыгы 44 спортчы килде.
Ярышларда шәһәребез данын 5 спортчы яклый: дүрт кыз һәм бер малай. Уеннар Олимпия системасы буенча үтә, җиңүче – алга таба уза, ә инде җиңелүче – турнирдан төшеп кала.
Мондый бәйгеләр яшь спортчыларга һөнәри яктан үсеш өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Алга таба олырак турнирларда катнашырга мөмкинлек бирүче рейтинг очколары җыярга ярдәм итә.
Җомга көнне катнаш разряд буенча финал узачак. Кызлар һәм малайлардан торган уенчы парлар бер-берсе белән көч сынашачак. Ә шимбә көнне исә шәхси зачетта хәлиткеч уеннар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев