Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

“Юбилейный” бассейнынында йөзү ярышларында 170 спортчы катнашты

Лениногорск Татарстанның иң көчле яшь йөзүчеләре катнашында Ачык Беренчелек бәйгесендә катнашучыларны кабул итте.

Әлеге ярышларда республиканың Әлмәт , Баулы, Бөгелмә һәм үз шәһәребездән барлыгы 170 спортчы катнашты.

Ярышлар программасына  100 метр арага  брасс стилендә, шундый ук дистанциягә  аркада йөзү һәм эстафета төрләре кергән иде. Лениногорскиның яшь йөзү осталары  яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, алар башка шәһәрләрдән килгән яшьтәшләре белән катгый көндәшлек шартларында, югары осталык һәм яхшы әзерлекле булуларын  күрсәттеләр.

“Юбилейный” бассейнында тәрбияләнүчеләр арасында  аркага ятып йөзү  бәйгесендә, үз яшьләрендәге спортчылар төркемнәрендә  Аделина Шиһапова, Анастасия Артемьева, Иван Терентьев, Сергей Бажитов беренче урыннарны яуладылар.
Ника Котикова, Эльвира Харасова, Роберт Харасов  икенче урыннарга чыкты.
Өченче урынга ия булучылар арасында да  “Юбилейный” бассейны йөзүчеләре бар,  алар - Рәсүл Шаһвәлиев, Азат Юнысов, Илназ Матморатов.
Брасс стилендә йөзүдә дә безнекеләр сынатмады, Родион Олейников, Анастасия Кожевникова, Яна Ханнанова, Илнар Галиев, Раил Сафин, Константин Кожевников, Кирилл Спиридонов үз яшьтәшләре арасында, финишка беренче булып килделәр.
Икенче урыннарны яулаган  Артур Шәйхетдинов, Елизавета Шуманева, Әскәр Саримов, Юля Бабенкова да –  Лениногорск спортчылары.

Зәринә Лотфуллина, Павел Терентьев, Кәрим Сәгъдиев, Артур Петров, Лиана Шәйхетдинова, Даниил Земляков  бәйгенең бронза призерлары булдылар.

Гадәттә, мондый көч сынашуларда, эстафетада узышу – ярышларның таҗы сыман булып тора, бәйгенең бу төрендә үзең өчен генә түгел, команда өчен көрәшергә кирәк бит. Бу юлы да, 50 шәр метр арага дүрт катнашучыдан торган узышлар аеруча игътибар үзәгендә булды.  Йөзү ярышларының бу төрендә дә безнең спортчылар Лениногорск йөзү мәктәбенең өстенлеген раслап, җиңүчеләр булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев