Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Йөзү буенча республика беренчелегендә Лениногорск спортчысы бронза алды

Узган ял көннәрендә “Юбилейный” бассейнында шөгыльләнүче яшь йөзү осталары башкалабыз Казанда ярышларда булып кайттылар.

 

Коронавирус мәсьәләсе кискен торганга, ярышларны оештыручылар, аның булачагын алдан хәбәр итсәләр  дә,  вакытын төгәл  итеп әйтә алмый тордылар. Әмма  кизү дип, спорт та, тормышның башка тармаклары да тукталып калмый,  бәйгенең  үтәчәге турында көне килеп җиткәргә чак кына вакыт  кала булса да,  уңай җавап кабул ителде.

Йөзү буенча республика беренчелеге – яшь спортчыларның  көтеп ала торган бәйгеләре. Әлеге дәрәҗәле көч сынашуларга Татарстанның  иң оста йөзүчеләре  килә. Осталарның  да осталарын ачыклауга юнәлдерелгән бу ярышларга быел да 300 ләп спортчы килде. Бәйге 2007 -2010 нчы елда туган үсмерләр арасында үтте.

Лениногорскиның «Юбилейный» йөзү бассейнында тәрбияләнүче яшь йөзү осталары  Адель Насыйбуллин, Илназ Матмурадов, Константин Кожевников, Кирилл Спиридонов, Лиана Шәйхетдинова, Анастасия Артемьева һәм Яна Ханнанова, шәһәребезне бу ярышларда лаеклы тәкъдим иттеләр. Ә Яна Ханнанова  исә ике тапкыр,  100 метрга комплекслы йөзү һәм 200 метрга брасс стиле белән йөзүдә  өченче урынга чыкты.  Ярышларда катнашкан  якташларыбызның  барсы да, үз яшьләре буенча  төркемнәрдә иң көчлеләр исемлегенә керделәр  һәм  шәхси күрсәткечләрен яхшырттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев