Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

11нче гимназиядә “Илһам канатында” зональ бәйгесе узды, җиңүчеләр ачыкланды (+фотолар)

11нче гимназиягә каләм тибрәтүче яшьләр җыелды. “Илһам канатында” зональ конкурсның 2нче этабы узды.

Гимназия әлеге конкурсны берничә ел рәттән уздыра. Ул инде хәзер муниципаль район чикләрен үтеп, зональ бәйгегә кадәр үсте.

Быел “Илһам канатында” бәйгесенә 49 эш килгән. Жюри җентекләп карап бәяләгәннән соң 2 турга 29 эшне сайлап алган. Бүген гимназиягә әнә шул сайлап алынган укучылар укытучылары белән чакырылган иде. Араларында Яр Чаллы, Казан, Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә укучылары бар. Әлбәттә, катнашучыларның күпчелеге – 11нче гимназия укучылары. Шулай ук шәһәрнең 13нче мәктәбеннән, 5нче мәктәп, 4нче мәктәп укучылары да 2нче этапка үткән иде. Район мәктәпләреннән: Урмышлы, Куакбаштан килделәр.

 

Конкурс Мәгариф идарәсе һәм “Чишмә” берләшмәсе белән уза. Яшь каләм тибрәтүчеләр янына “Чишмәлеләр” дә килде. Язучы Таһир Шәмсуаров аларга теләкләрен җиткерде, телебезне онытмаска, күбрәк китаплар укырга киңәш итте.

 

Бәйгенең икенче этабында катнашучылар үзләренең тезмә яки чәчмә әсәреннән өзекләр сөйләделәр. Быел конкурска өченче номинациясе керткәннәр: “Тукай турындагы әсәрләр” номинациясе. Икенче этапта катнашучыларның берсе дә урынсыз калмады – лауреат, 1,2,3нче урыннарга лаек булдылар.

 

Гимназия укучылары һәрвакыттагыча матур итеп концерт оештырган, җырлар, биюләр бүләк иттеләр.

Фотолар: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 11нче гимназиядә “Илһам канатында” зональ бәйгесе узды, җиңүчеләр ачыкланды