Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Абыйлы-энеле эшче куллар

Авылларда йөргәндә яшь буынның эшкә җигелеп тартуын күргәч, күңел сөенеп куя. Димәк, әле киләчәк бик өметсез үк түгел. Техника - компьютерга ябышып ятмый, ә авылда тормыш итүнең авырлыгын аңлап, чын күңелдән үземнән өлеш кертим, әти-әнигә бераз булышыйм, дип эшләп йөри. Түбән Чыршылыда әнә шундый егетләргә тап булдым. Алар бертуган абыйлы-энеле...

Авылларда йөргәндә яшь буынның эшкә җигелеп тартуын күргәч, күңел сөенеп куя. Димәк, әле киләчәк бик өметсез үк түгел. Техника - компьютерга ябышып ятмый, ә авылда тормыш итүнең авырлыгын аңлап, чын күңелдән үземнән өлеш кертим, әти-әнигә бераз булышыйм, дип эшләп йөри.



Түбән Чыршылыда әнә шундый егетләргә тап булдым. Алар бертуган абыйлы-энеле Данис һәм Иршат Өметбаевлар (фотода). 18 яшьлек Данис узган ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләсә, быел тәвәккәлләп, үзе утырган. "Курыкмыйсыңмы?" - дим, "Юк, техниканы яратам, элек ярдәмче булып эшләгәч, таныш бит инде", - ди. Әле өстәвенә ул киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә җыена, Казан Дәүләт аграр университетына I курска укырга кергән. Энесе Иршатка - 15 яшь. Ул да уңган-булганнарның берсе, ярдәмче булып та эшли, шул арада кырдагы механизаторларга аш таратырга да өлгерә. Егетләр икесе дә яшьтән үк хезмәтне яратып үскәннәр. "Эшләп ашасыннар", - ди әтиләре. Шулай ук атлар белән мавыгу - кечкенә вакыттан килгән шөгыльләре. Ярышларда катнашып, әйтергә кирәк, алдынгы урыннардан калышмыйлар. Мәсәлән, быелгы район Сабан туенда Данисның аты юртаклар арасында I урынны яуласа, Иршатның аты - чиста токымлылар арасында II урынны ала.
Киләчәктә дә үз эшләрен яратып, хөрмәт итеп башкаруларына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл егетлђре

2
X