Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Әзәрбайҗан диаспорасы Донбасс качаклары өчен гуманитар ярдәм җибәрде

4нче октябрь көнне Лениногорскидан Донбасс качаклары өчен гуманитар ярдәм белән машина юлга кузгалды.

 

Әлеге ярдәмне Лениногорск шәһәре һәм районы администрациясе, Россия Әзәрбайҗаннары регионара ассоциациясе (МААР) булышлыгы белән Рамиз Мамедов җитәкчелегендәге “Бирлик”-“Единство” Әзәрбайҗан милли-мәдәни автоном җирле иҗтимагый оешмасы оештырды.

Машина юлга кузгалганчы Мәдәният сарае янында митинг узды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Донбасс качаклары өчен гуманитар ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген һәм лениногорскилыларның күпләп хәйрия эшчәнлегенә кушылуларын билгеләп үтте. Рамиз Мустафаевичка шундый гуманитар ярдәмгә инициатива күрсәтеп, оештыруы өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Без хәзер тагын да бердәм булырга тиеш”, - диде үз чыгышында Рамиз Мамедов. Үз чиратында район башылыгы Рәгать Хөсәеновка проектны хуплавы өчен һәм ярдәмнәре өчен якташларына рәхмәт әйтте.

Россия әзәрбайҗаннары регионара ассоциациясенә керүче 10 актив регион Донбасс качаклары өчен ярдәм күрсәтергә карар кылганнар һәм аларга гуманитар ярдәм җыйганнар. Рамиз Мустафаевич, актив гражданлык позициясе күрсәтүче кеше буларак, читтә калмаган. Рамиз Мамедов тиз арада күп күләмдә азык-төлек продуктлары сатып алган, продуктлар арасында ярмалар, он, соклар, куертылган сөт һәм башкалар бар. Донбасс качакларына, беренче чиратта хатын-кызларга, балаларга, өлкән кешеләргә Әзәрбайҗан диаспорасыннан беренчел кирәк-ярак предметлары, ярмалар, ит һәм балык консервалары, кондитер һәм икмәк эшләнмәләре, шешәләрдә эчәргә яраклы су, балалар өчен азык-төлек, пластик посуда, балалар өчен беренчел кирәкле предметлар, урын-җир әйберләре, шәхси гигиена чаралары, олылар һәм балалар өчен киемнәр, уенчыклар, канцелярия әйберләре һәм шәхси саклану чаралары тапшырылачак.

Гуманитар ярдәмне җыюда Рамиз Мамедовка аның якташлары: Парвиз Баширов, Турал Алыев, Акиф Абдуллаев һәм Мазахир Исмаилов булышлык күрсәткән. Гуманитар ярдәмгә барлыгы 1 миллион 100 мең сум акча тотылган. 6 тонналы йөк машинасы Курскка юл тотты, анда Донбасс  качаклары өчен вакытлыча урнашу пунктлары урнашкан.

“Машинаны «Продсервис-С» җәмгыяте бирде. Курскка барырга шофер Айдар теләк белдерде. Ул үзенә шундый зур эшне тапшырулары өчен горурланды”, - ди Рамиз Мамедов.

Тольяттида безнең йөк машинасына гуманитар ярдәм белән тагын берничә автомашина кушылачак. Әлеге ярдәмне Оренбург, Киров, Мәскәү, Калуга һәм башка шәһәрләрдән активист әзәрбайҗан диаспоралары җыйганнар. Аннан машиналар бергәләп Курскка барып җитәчәк. Анда хәзер 1405тән артык качак, шуларның 562се – хатын-кызлар, 371е – ир-атлар, 7 яшькә кадәрге 135 бала, 18 яшькә кадәрге 335 бала.

Россия әзәрбайҗаннары ассоциациясе барлыгы 47 регионны берләштерә. Хәзерге вакытта Россия территориясендә 3 миллион әзәрбайҗан яши.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев