Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Бадминтон ярышында Кубокны Лениногорскиның 2нче мәктәбе алды (+фотолар)

Лениногорск бадминтон үзәгендә район башлыгы Кубогына бадминтон буенча ярышлар узды.

Әлеге ел саен уздырыла торган ярышларда шәһәр һәм район мәктәбе укучылары катнашты.

Ярышларга Татарстан бадминтоны федерациясе президенты Юрий Чаплыгин, ТР Бадминтон федерациясе вице-президенты Павел Фомин, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Лариса Габитова, район башлыгы Рәгать Хөсәенов  килде.

Татарстан бадминтоны федерациясе президенты Юрий Чаплыгин әйтүенчә, бадминтон Татарстанда актив рәвештә үсеш алды, әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләр күбәя. “Лениногорск исә бу юнәлештә ышанычлы адымнар белән атлый”, - ди ул.

Быел күчмә Кубокны 2нче мәктәп алды. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

Автор: Розалия Мостафина

Фотолар: Рамия Гарифуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев