Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Бүген Лениногорскида Бөек Җиңүгә багышланган митинг үтте

Мәңгелек ут янына сугыш ветераннары , администрация вәкилләре , оешма һәм предприятие җитәкчеләре - халык җыелды. Сугышка безнең районнан 12 меңнән артык кеше китеп, шуның яртысыннан артыгы кире әйләнеп кайта алмаган. Кайтканнар исә авыр хәлдә калган илне торгызуда катнашкан. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов аларны бәйрәм белән котлап: - Безгә үрнәк...

Мәңгелек ут янына сугыш ветераннары , администрация вәкилләре , оешма һәм предприятие җитәкчеләре - халык җыелды.

Сугышка безнең районнан 12 меңнән артык кеше китеп, шуның яртысыннан артыгы кире әйләнеп кайта алмаган. Кайтканнар исә авыр хәлдә калган илне торгызуда катнашкан.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов аларны бәйрәм белән котлап:

- Безгә үрнәк булып, шулай озак еллар яшәгез, - дигән теләген җиткерде.

Митингта катнашучылар вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар. Митинг тантаналы марш белән тәмамланды, халык әкренләп үзәк мәйданга китте, анда бәйрәм үзешчәннәр концерты белән дәвам итте. Монда шулай ук сәүдә нокталары, балалар өчен төрле уеннар оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парад