Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Чыршы, чыршы, без сине...

Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр калып бара. Аңа әзерлек эшләре күптән башланды инде. Шәһәр урамнарын бизәү белән беррәттән, базарга, урамнарга чыршы сатучылар да чыкты. "Лениногорск урман хуҗалыгы" дәүләт учреждениесеннән алынган мәгълүматлардан билгеле булганча, быел шәһәр урамнарына 800 данә чыршы агачы сатылуга чыгарылды. Сәүдә эшләре 15 декабрьдә башланган. Чыршылар шәһәребезнең Тукай-Гагарин...

Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр калып бара. Аңа әзерлек эшләре күптән башланды инде. Шәһәр урамнарын бизәү белән беррәттән, базарга, урамнарга чыршы сатучылар да чыкты.


"Лениногорск урман хуҗалыгы" дәүләт учреждениесеннән алынган мәгълүматлардан билгеле булганча, быел шәһәр урамнарына 800 данә чыршы агачы сатылуга чыгарылды. Сәүдә эшләре 15 декабрьдә башланган. Чыршылар шәһәребезнең Тукай-Гагарин урамнары чатында, Мурзин урамнарында урнашкан "Старый город" кибете янында, Тукай урамында урнашкан "Миләш" кибете һәм Кошевой-Лермонтов урамнары чатында сатыла. Бәясе 250 сумнан - 700 сумга кадәр. Әгәр игътибар итсәң, әлеге сату нокталарының шактый күп булуы күзгә ташлана. Кайсына тукталыйм, дип аптырап каласың.

Урманчылар сүзләренчә, яшел чибәркәйне законсыз рәвештә кисәргә теләүчеләр дә юк түгел. Узган ел, мәсәлән, законсыз киселгән чыршылардан урман хуҗалыгына 7 мең сумлык зыян китерелгән. Тәртип бозучы җинаять җаваплылыгына тартылган.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында "Лениногорск урман хуҗалыгы" дәүләт учреждениесе территориясендә ылыслы үсентеләрне саклау көчәйтелгән. Дәүләт урман инспекторлары исәбеннән 5 мобиль патруль төркем оештырылган. Чыршы кисүне вакытлыча 7 стационар пост контрольдә тотачак.

РФ Административ тәртип бозулар кодексының 8.28нче маддәсе нигезендә, законсыз рәвештә киселгән чыршы һәм нарат өчен - штраф, РФ Җинаять кодексының 260 нчы маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тарту каралган.

Моннан тыш, административ яисә җинаяти җавапка тартылган затлар китерелгән матди зыянны каплаудан азат ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X