«Татмедиа» җәмгыяте газетка язылучылар арасында «Язылган өчен iPad» конкурсын үткәрә .
Анда катнашу өчен: язылучы бер почта адресына «Татмедиа» җәмгыятенең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга тиеш. Лениногорскилылар өчен аның берсе, әлбәттә, "Заман сулышы" газеты булыр, дип уйлыйбыз.
Түләү юллары төрле: почта аша, VISA/MasterCard картасы ярдәмендә, QIWI терминаллары аша, WebMoney электрон...
«Татмедиа» җәмгыяте газетка язылучылар арасында «Язылган өчен iPad» конкурсын үткәрә .
Анда катнашу өчен: язылучы бер почта адресына «Татмедиа» җәмгыятенең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга тиеш. Лениногорскилылар өчен аның берсе, әлбәттә, "Заман сулышы" газеты булыр, дип уйлыйбыз.
Түләү юллары төрле: почта аша, VISA/MasterCard картасы ярдәмендә, QIWI терминаллары аша, WebMoney электрон акчасы, банк аша акча күчереп түләргә була.
Язылучыга: квитанциясенең күчермәсен яки Интернет аша түләү турындагы кәгазьне почта аша җибәрергә кирәк.
Адресы: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт. Конвертка «Конкурс подписчиков» дип язарга, элемтә өчен телефон һәм язылучының исем-фамилиясен куярга онытмау сорала.
Электрон юл белән: podpiska@tatmedia.ru адресына җибәрергә дә мөмкин.
Конкурс быелның 10 октябреннән 31 декабренә кадәр үткәрелә. Нәтиҗәләр 2015 елның 5 февраленнән дә соңга калмыйча чыгарылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр 10 марттан да соңгы калмыйча тапшырыла.
Төп бүләк - 30 мең сумлык iPad. Өстәмә бүләк - өч фотоаппарат. Тагын һәркайсы 500 сумлык канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы рәвешендә 50 берәмлек кызыксындыру бүләге дә каралган.
Конкурс турындагы нигезләмәләрне, «Татмедиа» басмаларының тулы исемлеген www.tatmedia.ru сайтында табарга мөмкин.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев