11нче гимназия укучысы Нияз Гәрәев Казаннан беренче урын алып кайтты
11нче гимназия укучысы Нияз Гәрәев Казанда Н. Лобачевский исемендәге II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясап, I дәрәҗә дипломга лаек булды. Ул "Равил Фәйзуллин шигъриятендә Ата образының бирелеше" темасына әзерләнгән иде, жюри аның хезмәтен югары бәяләде. Ниязның фәнни җитәкчесе - гимназия укытучысы Венера Сәмигуллина. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев