Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск командасы Аударышта чемпион булды

Лениногорск командасы Актүбә бистәсендә узган ат өстендә көрәш ярышы – “Аударыш” ярышыннан чемпион исеме, беренче урын алып кайтты.

23 июльдә Азнакай районы, Актүбә бистәсенең ат-спорт мәктәбендә ат өстендә көрәш ярышы үтте. Татарстан Республикасы чемпионатына Кукмара, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Саба, Түбән Камадан көрәшчеләр җыела. “Аударыш” та  50дән артык спортчы катнашкан. Барлыгы 12 команда була.

Чемпионатның инициаторы, халкыбызның борынгыдан килгән әлеге спорт уенын кире кайтару өчен җан атучы, районыбызның Югары Каран авылында татар атлары үрчетүче Фәрит Нәбиуллин.

Әлеге көрәшне оештыручылар: Россия Көрәш федерациясе, Татарстан Спорт министрлыгы, “Татар аргамагы” автоном коммерциячел булмаган оешмасы, “Татнефть” җәмгыяте.

Ярышларда катнашучылар татар атларында көрәштеләр. Аларны Фәрит абый Нәбиуллин Лениногорскидан алып килгән. Бездәге татар атлары Аударыш көрәше өчен өйрәтелгән, ярышларда катнашып чыныкканнар.

Лениногорскидан Актүбәдә узган ат өстендә көрәштә 70 килограмм үлчәү категориясендә Илдар Хәмәдиев беренче урын алды, Салават Шиһапов, Динар Хәйбриев  үз үлчәү категорияләрендә икенче урын, ә Алексей Мулендеев беренче урын яулады. Гомумкоманда зачетында исә Лениногорск беренчелеккә чыкты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев