Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск мөхтәсибәте Корбан гаете уңаеннан паркта бәйрәм чарасы уздырды (+ фоторепортаж)

9 июльдә барча мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итте.

Бүген, 10 июль көнне шәһәрнең "Юбилейный" паркында Корбан гаете уңаеннан Лениногорск мөхтәсибәте гаилә бәйрәме уздырды. Әлеге бәйрәмдә балалар рәхәтләнде, уйнадылар, төрле мастер-классларда катнаштылар, күңелле стартларда катнаштылар. Тәмле-татлы ризыклар белән сыйландылар, батутта сикерделәр.

Әлбәттә, уеннарда катнашучы балаларның берсе дә бүләксез китмәде.

Кечкенәрәк балалар асфальтта рәсем ясады. Кызлар чират торып, кулларына мехенди ясатты. Аква-гримны да ошаттылар. 

Яшьләр үзәге картон һәм синтепоннан сарык ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Билгеле булганча, корбан өчен күбрәк сарык чалына. Мастер-класста балалар да, олылар да катнашты.

Бәйрәм чарасын алып баручы Рузил Ихсанов балаларны да, бәйрәм карарга килүчеләрне тик тотмады, викториналар уздырды, ,Ислам дине турында сораулар биреп, бераз белемне дә тикшерде.

Татлы печенье белән чәй эчәргә дә мөмкинлек бар иде. Тәмле пылау, шашлык та пешерделәр.

Бәйрәм мизгелләрен фотолардан карыйк.

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев