КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды

Бүген Лениногорск районының 1 мең 10 укучысы (тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар) өчен соңгы кыңгырау шалтырады.

Тиздән бердәм дәүләт имтиханнары да башланачак. Ә тугызынчы сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары башланды да инде.

2нче мәктәптә узган тантаналы линейкага район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде, чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар теләде.

Мәктәпнең беренче сыйныфлары апа-абыйларына - чыгарылышларга бүләкләр әзерләгән. Чыгарылышлар исә концерт номерлары тәкъдим итте.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2089166.htm

 


Нет комментариев