Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск полициясе сатучыга рәхмәт белдерде

Үзәк мәйданда Лениногорск эчке эшләр бүлеге шәхси составының җыены узды. Биредә хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Полициянең патруль-пост хезмәткәрләре И.Мортазин, Г.Шәрифуллин, Н.Нургатин, Р.Зиннуров һәм Л. Җиһаншин " кайнар эзләр" буенча җинаять ачуда һөнәри осталык күрсәткән. Шунлыктан, аларга бүлек начальнигы исеменнән рәхмәт белдерелде. Әлеге хезмәткәрләр "ВАЗ - 2106" автомобиленнән аккумулятор урлаучы җинаятьчене тоткан. Тикшерү-оператив...

Үзәк мәйданда Лениногорск эчке эшләр бүлеге шәхси составының җыены узды. Биредә хезмәткәрләрне бүләкләделәр.


Полициянең патруль-пост хезмәткәрләре И.Мортазин, Г.Шәрифуллин, Н.Нургатин, Р.Зиннуров һәм Л. Җиһаншин " кайнар эзләр" буенча җинаять ачуда һөнәри осталык күрсәткән. Шунлыктан, аларга бүлек начальнигы исеменнән рәхмәт белдерелде. Әлеге хезмәткәрләр "ВАЗ - 2106" автомобиленнән аккумулятор урлаучы җинаятьчене тоткан.
Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре "Кояш" кибетенә һөҗүм итүчеләрне тотуда җитезлек күрсәткән. Ә эш болай була: яшь егет - "геройлар" кибет ишегендәге пыяланы вата һәм сатучы ягына пневматик коралдан берничә мәртәбә атып, машинага утырып тиз генә "тая". Ләкин ерак китә алмый, дежур итүче ДПС экипажындагы егетләрнең осталыгы аркасында Лениногорск - Чирмешән юлында тоткарланалар. Тикшерү-оператив төркемдәге Р.Галләмов, Е.Баранов һәм Р.Хөснетдиновка рәхмәт белдерелде, Е.Безлепкин, Д.Хәсәншинга (ДПС) акчалата премия бирелде.
Әлеге күңелсез хәл белән бәйле вакыйгада тагын бер кеше бүлек начальнигыннан рәхмәт сүзе ишетте, ул - сатучы Надежда Михайлова. Югалып калмыйча, тиз генә ашыгыч чакыру төймәсенә баса һәм җинаятьчеләрне тотуда ярдәм күрсәтә.
Бу көнне кәрәзле телефоннары югалган яисә урланган берничә кешегә аларны кире кайтардылар.
Шәһәр һәм райондагы оператив хәлне бәян иткәннән соң шәхси состав җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча эш урыннарына юнәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция